Бездә яңа сәхифә — бер җыр тарихы. Бүгенге тапшыруыбыз татарларның рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Мин яратам сине, Татарстан!» җырына багышлана.
Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруында танылу алган.
“Мин яратам сине, Татарстан!” җыры туу тарихы белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Салават Фәтхетдинов, Роберт Андреев уртаклашыр.