Тиздән, ягни 30 августта- зур бәйрәм. Тассрның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәрен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, бу атна дәвамында без, шушы олуг вакыйгаларга бәйле шәхесләр белән очрашырбыз. Алар республикабыз үсешенә гаят зур өлеш керткән күренекле кешеләр.Бүген үз хатирәләре белән республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевның киңәшчесе, ә бүгенге көндә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының, фәнни җитәкчесе Рафаэль Сибгат улы Хәкимов уртаклаша.