Быел Татарстанда 239 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган. Шуларның берсе – Кукмара районының Ядегәр авылыннан Инсаф Фәйзрахманов информатика һәм рус теленнән йөзәр балл алган. Гади авыл мәктәбе укучысы – хәзер инде булачак студент ничек итеп шундый уңышларга ирешкән? Хәбәрчебез кызыксынды.
Инсаф бердәм дәүләт имтиханнарын ничек итеп тапшыруын исенә төшергәндә, тәне чымырдап куя. Имтихан алдыннан нык дулкынландым, ди. Төннәр буе әзерләнгән. Кичләрен дус-ишләре белән урамда йөрергә дә вакыты булмаган.
Инсаф укытучылар гаиләсендә туып-үскән. Әнисе математик, физик. Беренче сыйныфтан отличник. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, 4 имтиханнан республика буенча иң югары 393 балл җыя.
Сыйныфта-нибары ике укучы. Берсен-берсе уздырып тырышып укыйлар. Барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштергән. Рус телендә аралашу җитмәгән. Беренче тапкыр ишеткән кайбер сүзләрнең мәгьнәсен интернеттан ачыклаган.
Инсафны Санкт-Петербургтагы югары уку йортына укырга чакырганнар. Үзе Татарстанда укуны өстенрәк күргән. Казан федераль университетында программист белгечлеген үзләштерәчәк.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.