Татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре дүрт айга бер очрашып киңәш-табыш итә башлыйбыз дип белдерде журналистлар берлеге рәисе Илшат Аминов. Бу хакта ул милли журналистика мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә җиткерде.
Утырышны журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев алып барды. Басма һәм электрон гаммәви чаралар җитәкчеләре барысы да диярлек сүз алып үз тәкъдимен кертте. Түгәрәк өстәлдә шәхси матбугат мөхәрриләре дә чыгыш ясады. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан быел икенче тапкыр оештырылган чарада көнүзәк буларак яңа буын татар журналистларын әзерләү мәсьәләсе күтәрелде.
Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе
Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләргә багышланган махсус репортажны шушы көннәрдә “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында карый аласыз.