Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш йөз фельдшер-акушерлык пункты төзелде, тагын бер мең алты йөзе яңартылды. Татарстан-Россиядә беренчеләрдән булып медицина ярдәменең беренчел звеносын заманчалаштыру программасын кертте. Республика медицинасында-ул төп звено. Яңа объектлардан тыш, яңа кадрлар һәм хезмәт күрсәтүгә дә, яңача караш.
Бу поликлиниканың нәни пациентларын кабул итү системасы камилләшкән. Аларны әти-әниләре белән бергә, аерым чиратлар буенча тиз тикшерәләр. Барысы да беренче катта.
Бернинди этеш-төртеш, чират юк.»Азино» балалар поликлинасында пациентлар билгеле вакыт буенча тикшерелә. Бу табиблар өчен дә, килүчеләр өчен дә бик уңайлы.
«Азино» балалар поликлиникасы мөдире Гөлнара Семенова: «мондый тикшерүләр кечкенә пациентларга гына кагылмый. 15-17 яшьлек үсмерләргә дә билгеле көннәр билгеләнгән, бер-берсенә комачауламыйлар.»
Кешеләр турында кайгырту һәм һәркемгә игътибар-Татарстан үсешенең өстенлеге. Беренчел ярдәм күрсәтү системасының үсеше дә өстенлекле юнәлеш. Хезмәт күрсәтүләрнең үтемле булуы һәм сыйфаты- медицина тикшерүеннән тыш, дәвалау процедураларында да күренә.
Нәкъ менә беренчел звенога аерым игътибар бирелә. Татарстанда медицина-санитария ярдәмен яхшырту өчен берничә программа эшли. Шәһәрдә дә, авылда да.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «барлык программалар да гамәлдә. Без көн саен 45әр Фельшер-акушерлык пунктын куллануга тапшырабыз. Искеләренә капиталь ремонт ясыйбыз.»
Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1600 фельдшерлык пункты яңартылды, тагын биш йөз яңа пункт төзелде. Яңа кадрлар да эшкә килә. «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында авыл җирендә эшләү өчен 107 хезмәткәрне җәлеп итәргә планлаштыралар.
Вадим Струминский, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.