Казанда мөселманнарның ай календаре буенча Яңа һиҗри 1442 нче елга багышланган бәйрәм чаралары узды. Апанай мәчете территориясендә, республика халкы һәм кунаклары өчен саф һавада милли эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, бирегә килүчеләрне татар халкының традицияләре белән таныштырдылар. Бәйрәмдә эчтәлекле вәгазьләр, мөнәҗәтләр, дини җырлар, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Милли һөнәрләр буенча осталык дәресләре күрсәтелде. Бәйрәм кунакларын милли ризыклар белән дә сыйладылар. Бәйрәмнең төп оештыручысы, «Иман» үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров әлеге тамашаның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте.