Россиядә беренче Бонд зонасы Иннополиста булырга тиеш. Илнең иң яшь шәһәрендә маркет плейслар аша сатылучы товарлар саклана торган махсус таможня статусы булган склад төзү турындагы килешүгә кул куйдылар. Биредә республика Президенты индустрия һәм коммерция вәкилләре белән очрашты. Яңа зона кайчан эшли башларга мөмкин? Бу хакта киләсе репортажда.
Россиянең иң яшь шәһәрендә музыка тавышы ишетелә. Фәнни мөмкинлекләрдән тыш, хәзер Иннополиста яшәүчеләргә иҗади мөмкинлекләр дә ачыла. Өлкәннәр өчен -кинотеатр – балаларга-рәсем, бию сәнгате.
Ял итү урыннары җирле халыкның яшәешен үзгәртә. Үзәктә Рөстәм Миңнеханов булды. Фәнни шәһәрдә илнең барлык халкы тормышы өчен мөһим карарлар кабул ителде. «Россия почтасы » Татарстанда Россиядә беренче Бонд зонасын ачарга җыена.
«Бонд зонасының махсус таможня статусы бизнеска чит ил товарларын саклаган вакытта таможня пошлиналарын һәм салымнарын түләмәскә мөмкинлек бирә. Ә сатып алучылар өчен халыкара чикләр бетерелә»
Димәк, товарлар аларга тагын да тизрәк барып җитәчәк. Фонд склады Россия товарларын читкә чыгару өчен күчерү урыны буларак та файдаланыла. Бу электрон сәүдәнең дәрәҗәсен арттыра.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: » Республика өчен Интернет-сәүдә үсеше зур кызыксыну уята, без үсеш мөмкинлекләре барлыгын күрәбез.»
Әлеге фикерне илнең интернетта сәүдә итүчеләре хуплады. Россия Почтасы башлыгы Максим Акимов катнашында киңәшмә узды. Ул хәбәр иткәнчә, проектны ноябрьдә эшләтеп җибәрәчәкләр. Аңа кадәр Россия почтасына «КамАЗ» лар тапшырылды, «Иннополис» аерым икътисадый зонасының күзәтүчеләр советы утырышы булды.
Фикер алышу барышында якынча 31 миллиард сумлык проектлар расланды. Шуның дүртесен Росатом бирә. Иннополиста мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзелә. Барлыгы 10 компания Иннополисның яңа резидентлары һәм хезмәттәшләре булды. Биш йөз эш урыны арта.
Вадим Струминский, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.