Бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган чаралар уза. 1 май мәйданында көндезге сәгать уникедә гадәти булмаган акция уза— 11 Җәлилче хөрмәтенә Спас манарасы сәгате 11 тапкыр сугачак. Акция барышында «Җәлил» операсыннан өзек башкарылачак, шагыйрьнең шигырьләре яңгыраячак. Җәлилчеләрне искә алу көне каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланыр дип көтелә.