4 сентябрдә, Казан вертолет заводы 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә конвейерда 12 меңгә якын вертолет җыелган – ә аларга детальләр санының исәбе юк. Завод бүген ничек эшли һәм киләчәк перспективасы нинди? Хәбәрчебез язмасында. Заводта җитештерү көндез дә, төнлә дә туктап тормый. Кыска гына вакыт эчендә алюминий эретмәсен җыеп өлгерергә, канатлы машинаның канатларын ныгытырга кирәк. Казан вертолет заводы конвейерында-менә 80 ел инде хәрби машиналар һәм аларга детальләр ясыйлар.
Казан вертолет заводы цехларында МИ8, Ми38 һәм Ансат хәрби машиналары өчен детальләр эшләнә. Җитештерү микродетальләр ясаудан башланып, әзер модельләр җыю белән тәмамлана. Күп кенә цехларда махсус микроклимат саклана.
Вертолетның корпусын дөрес итеп җыю мөһим. Билгеле бер температурада канатларны җеп катламнары белән ныгыталар. Зур осталык кирәк.
Казан вертолет заводының токарь механик эшкәртү цехы җитәкчесе Марат Закирҗанов: « завод станоклар белән генә түгел, кешеләр белән дә яши. безнең предприятиедә династияләр белән эшлиләр — гаиләләре белән киләләр.»
Казан вертолет заводы 12 меңгә якын вертолет эшләп чыгарган. Нигездә — оборона һәм сәламәтлек саклау министрлыклары закакзлары. Җитештерүчәнлекне киметергә уйламыйлар. 10 ел эчендә тагын ике йөз Ми-38 машинасын җыю планлаштырыла. Яңа Ансат Аурус вертолетына да заказлар алынган. Бу төр заманча хәрби машина Казан вертолет заводының яңа горурлыгы булырга тиеш.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.