28-нче августта Казан паркларында һәм скверларында вакансияләр ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы мәктәп ашханәләрендәге вакансияләр турында белә алачак. Чарага килүчеләр белән Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, уку йорлары вәкилләре очрашыр дип көтелә. Вакансияләр ярминкәләре көндезге сәгат 11.00-дән бергә кадәр Академик Парин урамындагы скверда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында, шулай ук «Крылья Советов» паркында узачак, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.