Киләсе якшәмбе көнне, 23 августта башкалабызның Каюм Насыйри урамында урнашкан Апанай мәчете территориясендә, саф һавада яшьләр һәм олылар өчен Яңа һиҗри 1442 нче елга багышланган бәйрәм тамашасы узачак. Әлеге чараны «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге, «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Программада вәгазьләр, мөнәҗәтләр, дини җырлар, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр каралган. Милли һөнәрләр буенча осталык дәресләре күрсәтелә. Милли ашлар да тәкъдим ителә. Тамаша иртәнге сәгать унда башлана.