200 дән артык иҗат коллективы, аерым башкаручылар, 50 конкурс мәйданчыгы, 46 сәгать дәвам иткән видеоязма. Казанда өлкән яшьтәге һәвәскәр башкаручыларның алтынчы “Балкыш”фестиваленең гала-концерты булды.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел фестиваль онлайн-форматта узды. Гала-концерт алдыннан Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева актив яшәү рәвешен алып барган фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, республика Президентының котлавын тапшырды. Ветераннар фестивальдә бик теләп һәм иҗади энтузиазм белән катнашалар. Ул үзешчән халык иҗатын популярлаштыруга, өлкәннәрнең ялын оештыруга, яшь буынга республикада яшәүче төрле милләт халыкларының иҗади мирасын, гореф-гадәтләрен җиткерүгә булыша.