Президент Рөстәм Миңнеханов инстаграммдагы үз битендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап төшерелгән видеоязма урнаштырды. Кадрларда Иске Татар бистәсе ягыннан Кабан күле яр буена түбәтәйле ир-атлар, яулык бәйләгән, милли киемнәргә киенгән хатын-кызлар килә. Башкалабызның тарихи үзәге буйлап сәфәрдә Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекманбетова үзенең ире-режиссер Тимур Бекмамбетов белән катнаша. Рөстәм Миңнеханов яңа традицияне кертергә – һәр елны 30 августта Кабан күле яр буенда йөз ел элек булган мохитны яңартырга тәкъдим итте