Түбән Каманың Яшьлек урамындагы йортларның ишегалларында капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Алар Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы исемлегенә кертелгән иде. Түбән Камадан репортаж.
Яшьлек урамындагы 9А, Б һәм В йортлары ишегалларында эш тулы куәтенә бара. Эшчеләргә асфальт катламын сүтеп, яңасын җәяргә туры килә. Әлегә тротуарлар юк, алар урынында ком һәм вак таш. Бу йортларда яшәүчеләр вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә әзер.
Рамил Шәрәфетдинов: «Ниһаять, тротуарлар, тигез юллар, яңа асфальт Барысын да төзек, матур булыр дип көтәбез. Яхшы һава торышы торганда, эшләр вакытында тәмамланыр дип өметләнәбез.»
Төзекләндерү планына шәһәр халкы да үз тәкъдимнәрен керткән.
Илүзә Шәрәфетдинова: «Халыкка плакатлар, схемалар бирелде. Алар үзләре теләгәнчә, рәсемнәрдә күрсәтеп, тәкьдимнәрен җиткерделәр.»
Татьяна Попова: «Башта Безнең ишегалды программасына кертелмәгән дә идек. Ремонтны башладылар, хәзер ышандык инде.»
Машиналарга парковка урыннары барысына да җитәрме? Бу сорау күпләрне борчый. Эшчеләр барысына да җитәр, дип вәгъдә итә.
Фәнис Зимнуров: «барысы да яңача, менә бу районда яңа җәяүлеләр юлы була. 9В йорты янында мәйдан зур, парковка урыннары күпкә арта.»
Ишегалларын төзекләндерү Татарстан президентының «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарыла. Юл эшләреннән соң, территорияне төзекләндерү каралган. Эскәмияләр, урналар һәм яктырткычлар куела. Балалар комплексы да булыр дип көтелә.
Алия Газалиева, Марсель Джураев, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.