Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышы була. Җәйге тәнәфестән соң, беренче утырышның гадәттәгедән иртәрәк үткәрелүе кайбер закон проектларын республика Президентын сайлауга кадәр тикшерү белән бәйле. Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелде. Исегезгә төшерәм, 13 сентябрьгә – бердәм тавыш бирү көне, 24 сентябрьдә Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясавы көтелә.