Республика клиник хастаханәсендә ковид-госпитальне яптылар. Коронавирус вирусын йоктырган пациентларны хәзер йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусында кабул итәләр.
Моңа кадәр хастаханәгә салынган авыруларны дәвалауны дәвам итәчәкләр. Соңгы пациентны өенә җибәргәч, барлык бүлмәләрне дезинфекцияләргә җыеналар. Табиблар башка авыруларны гадәти режимда кабул итә башлый. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, тикшеренү узу һәм дәвалау кичектерелгән пациентларны яңа елга кадәр кабул итү оештырыла. Табиблар өч сменада эшләячәк.