Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә һәм Зәй муниципаль районнарында булды. Анда ул кыр эшләренең барышы һәм республика программаларын гамәлгә ашыру белән танышты.
Минзәлә районы урып-җыю эшләренең уртасына якынлаша, бүгенгә планлаштырылган территориянең 45% җыелган. Игенчеләр бер гектардан 47,6 центнер ашлык җыя. Югары уңыш алу нәтиҗәсендә бүгенге көнгә 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
Аннары ТР Президенты Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү барышы белән танышты. 2018 елда Минзәлә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Грант акчасына һәм республика ярдәме белән яр буе, пляж һәм дамба төзекләндерелде, сәнәгать архитектурасы һәйкәле — Екатерина күпере төзекләндерелде. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында шулай ук пляж зонасы һәм балалар өчен мәйданчыклар төзекләндерелде, иҗтимагый зонаны тәртипкә китерделәр.
ТР Президенты шәһәрнең социаль объектларын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты.
Зәйдә исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү өчен, «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. ТР Президенты Төзүчеләр урамындагы ишегалды территориясен карап чыкты.
Ишегалдында тротуарлар мәйданын арттырганнар, яңа асфальт салганнар, тышкы яктырту эшләре башкарылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, шулай ук парковка урыннары саны арттырылган.
Зәй районында 5 ел эчендә 175 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шуларның 45е — быел.