«Экология» илкүләм проекты нигезендә республика территориясендә Идел елгасын чистартучы корылмаларны төзү һәм реконструкцияләү, уникаль су объектларын саклау буенча да күләмле эш алып барыла.
Төбәк проектының максаты булып, 2024 ел азагына Иделгә агып төшә торган юынты сулар өлешен өч тапкыр кыскарту хисабына, елганың экологик халәтен яхшырту тора. Иделгә агызыла торган юынты суларны чистарту системаларының нормативларга туры килү-килмәвенә тиешле бәя бирелде, планлы эш алып барыла.
Фаяз Шакиров ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары