Баулы районы кырларында да бөртеклеләрне җыю дәвам итә. Биредә Татарстан Президенты инициативасы белән авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланалар.
Баулы районы кырларында урак темпы югары. Аяз көннәрнең кадерен белеп, иртә таңнан алып, караңгы төнгә кадәр бөртек суктыралар.Техника тулы күәтенә файдаланыла. Гөлнара Самикова республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге зур хуҗалык белән уңышлы җитәкчелек итә.
Комбайнчылар тәҗрибәле. Яңгырлар башлану алдыннан аеруча җитештерүчән эшләгәннәр. Нәтиҗәләр дә яхшы. Районда иң күп мәйданда ашлык җыеп алганнар.
Хуҗалыкта быел көзге культуралар биш йөз утыз гектарда игелгән, шуның 300 гектары – бодай, 230 гектары — арыш.
Терлекчелек тә үсештә. Пермь краеннан 100 тана сатып алганнар, хәзер сөтне күрше комбинатларга озаталар. Сатып алу бәяләре дә кулай.
Баулы районы авыл эшчәннәре тырышалар. Берничә ел инде Татарстан Президенты инициативасы белән авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланалар.
Баулы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов: «Илнең башка төбәкләрендә бездәге кебек дәүләт ярдәме юк.Бюджетка зур акчалар салынган. Авылда калу, үз эшеңне ачып җибәрү өчен мөмкинлек күп. Авыл халкы исеменнән республика президентына рәхмәтебезне җиткерәм.
Бөртеклеләрне урып-җыюдан һәм терлек азыгы әзерләүдән тыш, Баулылылар өчен тагын бер мөһим эш якынлаша – көзге чәчүне вакытында уңышлы башкарып чыгу.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Баулы районы.