Татарстанда 2024 елга кадәр «Хәләл» ашамлыкларны чит илләргә чыгаруны арттырырга җыеналар. Җитештерүчеләргә хәләл ризыклар сатуны кимендә ике мәртәбә арттыру бурычы куела. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 миллиард сумнан артып китә. Илледән артык җитештерүче, шул исәптән экспорт юнәлешендә 18 компания исәпләнә, шуларның бишесе «Хәләл» халыкара сертификатына ия.Тышкы базарга тавык, күркә, үрдәк итләрен, милли кондитер әйберләрен чыгаруны арттыру күздә тотыла.