Мәдәни алгарыш. Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополиста стандарт булмаган форматлы мәдәни-ял итү үзәге ачылуга әзерләнә. Хәзер анда төзекләндерү һәм бизәү эшләре тәмамланып килә, объект техник яктан да тулылана. Тар колонналы ике катлы бина. Тыштан гади генә күренсә дә, эче бик матур, иркен.
«ArtSpace» мәдәни-ял итү үзәге җитәкчесе Александр Никифоров: «Мәдәни үзәк башкалардан нәрсә белән аерыла? Халыкка ял итү өчен менә дигән мөмкинлекләр бар — кинотеатр, техник остаханә, музыка студиясе, китапханә.»
Үзәк юкка гына күп профильле дип аталмый — бурычлары күп төрле. Шәһәр халкының очрашып, ял итү урыны. Башта ук Әниләр клубы, театр остаханәсе һәм хәтта музыкаль студия оештыруларын сораганнар.
Музыкаль төркем җыелган инде, беренче композицияне Республика көнен бәйрәм итү алдыннан күрсәтергә җыеналар. Төзүчелрә Үзәкне вакытында төзеп бетерергә вәгъдә итә.
Ә монысы балаларның ял итү урыны. Быел гына барлыкка килгән яңа уен мәйданы тиешенчә җиһазландырылган. Янәшәдә генә — балалар бакчасы, ә юл аша мәктәп урнашкан. Иннополиста яшәүчеләрнең балалары укый торган күп профильле лицей да бар. Укучыларның күпчелеге сайлап алу турын узган, алар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән. Заманча алдынгы технологияләр белән кызыксыналар. Киләчәк –алар кулында.
5 ел эчендә Иннополиста 22 күп фатирлы йорт барлыкка килде. Аренда өчен, кагыйдә буларак, эш бирүчеләр түли. Ай-ти белгечләренең интеллектуаль хезмәте — Иннополис өчен төп кыйммәт.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов: «3 мөһим элементка – нәтиҗәле хезмәт, технопаркны, компанияләрнең үсеш мөмкинлеге өчен шартлар тудырыла.Инфраструктаралар үсеше дә игьтибар үзәгендә. 1000 урынга исәпләнгән тулай торакны проеклаштыруны башлап җибәрдек. Бу эшләр Татарстан Президенты, минситрлык ярдәме белән гамәлгә ашырыла.»
Иннополис Ай-технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән шәһәрнең уникаль үрнәге. Буш кырда салына башлаган кала үсүен дәвам итә.
Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев: «республика Президентының шәхси ярдәме булмаса, шәһәр мондый дәрәҗәгә күтәрелә алмас иде. Биредә эшләүчеләр, яшәзүчеләр өчен уңай мохит булдырылды.»
Иннополис республиканың гына түгел, ә федераль үсеш урыны да булырга тиеш.
Иннополис үсештә. Киләчәктә тагын 10 зур компания белән контракт төзергә, университет студентлары өчен тулай тораклар, яңа торак объектлары һәм Идел буе федераль округында беренче булып мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзергә әзерләнәләр.
Эльмира Җәләева, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.