Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы уза. Быел мөселман яшьләре форумы үзенең форматын үзгәртте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Форум — 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап, 5 мәйданчык тәкъдим итте. Алар Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык юнәлешләренә карый. Катнашучы үзе өчен бары бер генә мәйданчыкны сайлап ала