13 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узачак. Республика халкына республика Президентын, җирле совет депутатларын, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасы һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры килә.
Сайлаулар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр барачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү вакытында алынган тәҗрибә көзге сайлауларга әзерләнергә ярдәм итте. Көз көне участокларда шулай ук куркынычсызлык чаралары — битлекләр, перчаткалар, дезинфекторлар кулланыла, тавыш биргәндә социаль дистанциясаклана. Шул ук вакытта сайлау участокларында тәртипне видеокамералар күзәтеп торачак.