Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары гамәлдә. Түбән Каманың 9нчы санлы балалар бакчасы да нәкъ шушы проектлар кысаларында төзекләндерелә. Ремонт эшләре барышын Түбән Камадан коллегаларыбыз күреп кайтты.
9нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар үз садикларына йөри алачаклар. Хәзер биредә ремонт эшләре ахырына якынлашып килә. Төзекләндерү республика программасы кысаларында алып барыла. Хәзер мәктәпкәчә мәгариф учреждениясенең үз спорт залы да булачак. Башка яңалыклар турында алдагы материалда—
«Алёнушка» бакчасында җәй буена балалар көлүен ремонт тавышы алыштыра. Берничә ай эчендә бина танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә. Түбә алыштырыла, тәрәзә, ишекләр яңартыла, идәннәр җылытыла. Нарасыйлар өчен спорт залы да барлыкка килә. Моңа кадәр ул монда булмаган. ——Ремонт эшләре республика программасы кысаларында үткәрелә. Әлеге максатларга 37 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Кер юу һәм ашханәгә җиһазлар- муниципаль бюджеттан сатып алынган.
Балалар килүенә бакча территориясен дә рәткә кертергә уйлыйлар. Әлеге эшкә сәнәгать предприятияләре дә үз өлешен кертә. Алар ярдәме белән спорт мәйданчыгы яңартылачак.