Кичә нефтьчеләр каласында тармак ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин белән хушлаштылар. Әлмәтнең мактаулы гражданины, беренче һәм икенче миллион тонна Татарстан нефтен чыгаруда катнашкан ТАССРның мактаулы нефтьчесе Әнвәр Сафиуллин 94нче яшендә вафат булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган шәхесне искә алды. Матәм чарасы шәһәрнең үзәк мәчетендә узды.