Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада узган биш ел эчендә иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору буенча зур эш башкарылган. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган брифингта сөйләделәр.
2015 елда 140 парк һәм сквер, 2016 елда кырыктан артык парк һәм егерме яр буе территориясе төзекләндерелгән. 2017 елда инде җитмешләп иҗтимагый зонаны тәртипкә китергәннәр. 2018 елда архитекторлар, дизайнерлар һәм төзүчеләрнең уртак катнашы белән алтмыш парк, яр буйлары, пляжлар, урамнар, бульвар һәм скверлар төзекләндерелгән. Ә узган ел шәһәр халкының 54 ял итү объектына килүчеләрне яңартылган урыннарда каршы алдылар. Бу эш быел да дәвам итә. Тагын алтмыштан артык мәйдан, парк һәм яр буе зоналарын булдыру һәм төзекләндерү планлаштырыла. Парклар һәм скверларны төзекләндерүдә Татарстанда киләсе елда да темпларны киметергә җыенмыйлар.