Республикабыз игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды. Барлык мәйданның өчтән бер өлешендә бөртек суктырылган. Бер гектардан уртача 40 центнер уңыш чыга. Ютазы районы хуҗалыкларында да быел игеннәрдән мул уңыш үстерелде.
«Агромир» хуҗалыгы механизаторларына 4 мең гектардан артык мәйданда уңышны җыеп аласы бар. Арыш, бодай һәм рапсның уңышы мул- бу технологияләрне дөрес үтәү, шытымнарны вакытында тукландыру нәтиҗәсе. Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык. Бөртекне югалтуларсыз җыеп алу мөһим, хуҗалык җитәкчесе Сирин Галиев ашыгырга кирәкми дип саный.
Басуларда 5 экипаж эшли. Алар арасында яшьләр дә, тәҗрибәле механизаторлар да бар. Рамил Касыймов уракта 2000 елдан бирле катнаша. Һәр елның үзенчәлекләре бар, быел уңыш бик күп.
4-5 класслы ашлык фуражга тотыла. Биредә терлекчелек блогы зур. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 3 меңгә якын. Элеваторга илтәсе түгел, үз ашлык киптерү комплекслары бар. Хәзерге заман җиһазларында ашлыкны эшкәртәләр, киптерәләр.
Комплекс сәгатенә 170 тонна ашлыкны чистартып, киптерергә сәләтле. Амбарлар 15 мең тонна бөртек сыйдыра ала.
Ютазы кырларын Рөстәм Миңнеханов карады. Районда 30 мең тоннага якын ашлык җыелган. Бер гектардан уртача 43 центнер бөртек чыга. Бу республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак. Президент механизаторлар белән төшке аш вакытында аралашты. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Алар ярдәмендә республика үзен кирәкле продуктлар белән тулысынча тәэмин итә.
Бер ук вакытта республикада яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз » республика телевизион конкурсы дәвам итә. Безнең телерадиокомпания аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрә. Ютазы комбайнчылар да финалга чыгарга өметләнә. 2020 елгы урак нәтиҗәләре буенча башкалага иң яхшы 15 яшь экипаж чакырыла. Финалда алар теорияне һәм техниканы яхшы белүләрен күрсәтергә тиеш. Ә егетләрнең яшьләр арасында урып-җыюның абсолют лидеры исемен өчен көрәшергә вакытлары бар.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.