Яңа уку елы алдыннан авыл гомумбелем бирү учреждениеләрен югары тизлекле интернетка тоташтыруда кызу эш җәелдерелде. Ул «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча алып барыла. Биектау районыннан репортаж.
Югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен төзүчеләр дә, коммутаторлар да ашыга. Тиздән кабельләр мәктәпкә тоташа.
Төзелеш буенча директор Ринат Бабакулов: «Элек бармак калынлыгындагы чыбыклар сузсак, хәзер юка чыбыклар кулланабыз.»
Сыйфат һәм тоткарлыксыз эшләү гарантияләнгән. Интернетның тизлеге сенкундына ким дигәндә йөз мегабит була. Мондый мөмкинлекләр педагогик коллективка эшнең сыйфатын күтәрергә юл ача.
Информатика кабинеты сигналны кабул итүгә әзер. Укучылар кайсы сайтларда эшләү мөмкинлекләре белән яхшы таныш.
Цифрлаштыру министрлыгында мондый интернетның Россиянең бер төбәгендә дә юк диләр. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча Гомумбелем учреждениеләренә яңа мөмкинлекләр артты.
ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев: «Социаль челтәрләр, мессенджерлар популярлашты, мәгълүмат тә шактый артты.»
Хәзер аваыл мәктәпләре элемтә узелларын хәтерләтә. Алардлан югары тизлекле интернет якындагы хуҗалыкларга күчә, кече павылларда элемтә проблемасын җайга салырга булыша.
Алмаз Хакимов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.