Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм» фестивале старт алды. Быелгы чара үзенчәлекле – аңа SMM һәм видеоблогинг юнәлешләре кертелгән. Моңа кадәр фестивальдә татар, рус матбугатлары, телевидение, фотожурналистика, дизайн, радиожурналистика юнәлешләре бар иде. Фестивальгә барлыгы 200 гариза юлланган булган. Алар арасыннан жюри 120 яшь җурналистны сайлап алган. Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре Казан Федераль Университетының журналистика факультетында түләүсез уку мөмкинлеге ала. «Алтын каләм» 15нче августка кадәр дәвам итәчәк.