Казанда яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләделәр. Яшьләр көне алдыннан Министрлар Кабинетында брифинг үткәрелде. Яшьләр секторы эшен активлаштырып җибәрүнең актуаль мәгълүматларын җиткерделәр. Республикада яшүсмерләр клублары, балалар бакчалары яңартыла. Юдино бистәсендә «Юлдаш»яшьләр үзәге төзелеше тәмамланып килә. Анда 300 дән артык кеше шөгыльләнә ала. Ачылу август ахырына планлаштырылган.
Ташландык бинаны ярты ел эчендә танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Биредә яшүсмерләрнең “Юлдаш” клубы эшли башлый.
Казан шәһәренең «Яшүсмер» учреждениесе директоры урынбасары Руслан Семенов: «Проектлау, фикер алышу этабында нинди юнәлешләр булачагын билгеләдек. Яшьләр тәкьдимнәрен исәпкә алдык. Клубның исемен дә үзләре тәъдим итте, төзекләндерү эшләре сыйфатлы итеп башкарылды.»
Яшьләрнең стандарт булмаган тәкъдимнәре кызыклы. Керү юлында — ачык ко-воркинг зонасы, универсаль мәйданчык, ә залда — каршылыклар полосасы. Санкт Петербург белгечләре җиһазлаган.
5 елда республикада 141 яшүсмерләр клубы ремонтланган. Быел тагын 17се төзекләндерелә. Яшьләр секторын яңадан эшләтеп җибәрүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Дәүләт торак фонды белән берлектә яңа проектлар әзерләнде. Социаль ипотека программасына «Яшь гаилә» категориясе кертелде. Хәзер ташламалы ипотеканы бюджеттан тыш эшләүчеләр дә ала. Программа 6 меңгә якын гаиләгә кагылыр дип планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: «Башкарма комитет мәгълүматлары буенча 500 дән артык гаилә әлеге программа буенча документлар җыя башлаган. Түбән Камадан бер гаилә теркәлгән, фатир алуны көтә.»
Республикада яшьләр өчен күп программалар эшли, яңа үзәкләр, клублар һәм лагерьлар төзелә, фестивальләр үткәрелә. Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов барысына да зур ярдәм күрсәтә. Яшьләргә бизнес яки сәясәт, сәнгать яки спорт өлкәсендә үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген бирү — төп бурычларның берсе. Татарстан- мөмкинлекләр территориясе ул.
Регина Сафиуллина, Рәфкать Зыятдинов, Татарстан яңалыклары.