Азнакай Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган республика флагы эстафетасын тантаналы рәвештә кабул итте. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин флагка Азнакай районы гербын беркетте. Район башлыгы азнакайлыларны әлеге тарихи вакыйга белән котлады, район ветераннар оешмасы активистлары, Азнакайның мактаулы гражданнары бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты. Бу чорда республика һәм район үсешенә саллы өлеш керткән якташлар тирән ихтирамга лаек. Бу көнне төзүчеләр, укытучылар династияләре, үрнәк гаиләләр аерым хөрмәткә лаек булды.
Республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында оештырылган Флаг эстафетасы-Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының уртак проекты. Россия этабы барышында Татарстан флагы Россиянең 8 федераль округында булды, флагка төбәк татар милли-мәдәни автономияләре теркәлгән 68 субъектның флаглары беркетелде. Республика этабында эстафета 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы аша узачак, ә эстафета тәмамлангач, символикалары белән бизәлгән флаг Татарстан Милли музеена тапшырыла.