Актаныш районында тантаналы рәвештә Яңа Әлем – Иске Әлем юлы ачылды. Ул “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм программасы нигезендә төзелгән. Тулырак алдагы язмада.
Ике ел дәвамында алып барылган төзелеш эшләре тәмамланып, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Юл төзүдә хезмәт куйган эшчеләр Актаныш район башлыгының Энгель Фәттаховның мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Яңа Әлем – Иске Әлем юлы 6 чакрымнан артык озынлыкта, “Татавтодор” җәмгыяте тарафыннан республика программасы нигезендә 160 миллион сумлык эш башкарылды.
Юл ачу тантанасы бәйрәм төсмерен алды. Актаныш мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль сәламе, җыр-моңнары, авыл халкының хис-кичерешләре, мәктәп укучыларының яңа юлдан велосипедларда узышуы, район түзелүгә – 90, Актаныш үзәгенә 310 ел тулу уңаеннан тарихи вакыйгалар чылбырын дәвам итте.
Ләйсән Газизова Татарстан Яңалыклары.