Саба районының Елыш авылында мәчет ачылды. Әлеге бәйрәмгә авылның олысы да, кечесе дә килгән иде. Авыл халкының зур шатлыкларын бүлешергә Казаннан һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән дин әһелләре җыелды. Мәчет ачылуны тантаналы төстә башлап җибәргәнче, җыелган халык мөнәҗәтләр тыңлады.