16нчы Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең жюри комиссиясен танылган киносценарист Одельша Агишев җитәкли. Быел комиссия читтән торып кына эшли. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Быел фестивальнең жюри комиссиясе эшен тулысынча ябык форматта алып барачак. Фильмнарны дистанцион карап бәяләячәкләр. Жюри утырышлары да онлайн режимда үткәреләчәк. Жюри составында Бангладеш кино белгече Садия Кхалид, Казахстан актеры Фәрхәд Абдраимов, Таҗикстан режиссеры һәм сценаристы Сафарбек Солиев, Башкортстан режиссеры Булат Юсупов кебек танылган осталар бар. Быел Казан кинофестивале техник режимда уза һәм тамашачы өчен ябык булачак. Фильмның шорт битенә 52 фильм кертелгән.