Россиядә беренче Бонд зонасы безнең республикада барлыкка килә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Россиядә беренче Бонд зонасы безнең республикада барлыкка килә

11.08.2020

Россиядә беренче Бонд зонасы безнең республикада барлыкка килә. Июль ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны Россия Финанс министры Антон Силуановка төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Сүз илдә беренче Бонд склады — махсус таможня статусы булган товарлар саклана һәм таратыла торган урын турында бара. Тулырак киләсе репортажда.

«Яшел Үзән» паркы баштан ук төп «Караван юллары» киселешендә төзелде. Казанның, федераль трассаның һәм Иделнең якынлыгы әлеге территориягә бик уңайлы. Бу сәүдә компанияләренә дә җайлы. Шулай да бу Татарстанга да, тулаем Россиягә дә аз. «Яшел Үзән» паркы мөмкинлекләрен арттыру өчен, биредә Бонд зонасын булдыру турында карар кабул ителде.

Новости СМИ2

 Татарстанда төзелә торган беренче бонд зонасы әлегә зур төзелешне хәтерләтә. Тиздән бу территория таможня статусына ия булган товарларны саклау һәм бүлү урынына әйләнергә тиеш. Ул Интернет-сәүдәнең төп звеносы.

Перспективалар кызыклы. Гамәлдәге таможня нормаларына төзәтмәләр кертергә генә кирәк. Бу өлкәдә координаторларның яңа системасын төзү мәҗбүри.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе  Фәрит Габделганиев: «чит илләрдән теге яки бу товарны сатып алганда, без һәрвакыт илтеп җиткерүнең вакытын фаразлый алмыйбыз. Ә товарның бәясе 200 евродан артык булса, ул вакытта пошлинаны да түләргә туры килә. Бонд зонасы таможня пошлинасын складтан чыгарып саткан очракта гына түләргә мөмкинлек бирә.»

Шуңа күрә «Бонд кагыйдәләре» буенча эшләү отышлы. Товарны китерү, туплау, саклау, бүлү һәм сату буенча идеаль логистика системасын булдыру — икенче мөһим бурыч. Аны яңа айти-программалар ярдәмендә тормышка ашырырга була. Федераль логистика операторы ярдәм итәчәк, ул Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча «Яшел Үзән» сәнәгать паркына кергән.

Новости СМИ2

Цифрлы логистика операторы директоры Мария Лазарева: «төп бурыч — кулланучыны сыйфатлы һәм тиз китерелә торган товар белән тәэмин итү. Моның өчен транспорт агымнарын дөрес итеп төзергә, инфраструктура белән идарә итүне дөрес оештырырга кирәк.»

Сентябрьдә үк яңа проектны сынап карау планлаштырыла. Ә ноябрьдә барысы да тиешенчә эшләп китәргә тиеш. Сәнәгать складларының гомуми мәйданы-йөз гектарга якын. Аларда 20гә кадәр компания урнаша ала.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе  Фәрит Габделганиев: «биредә эшләүче складларның ничек тутырылуын күрәбез. Мин икенче чиратның да үзвакытында гамәлгә ашырылачагына шикләнмим.»

Новости СМИ2

Татарстанда Бонд зонасы буенча сынау проектын эшләтеп җибәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Әзер инфраструктура, республиканың югары инновацион потенциалы һәм шунысы бик мөһим — Татарстан Хөкүмәте һәм Президенты дәрәҗәсендә карарлар тиз кабул итүнең җайга салынган системасы. Карарлар тормышка да тиз аша.

Инна Данилова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
16нчы Казан Халыкара мөселман кинофестивале быел онлайн режимда эшли

16нчы Казан Халыкара мөселман кинофестивале быел онлайн режимда эшли

Кешеләрне урман-болыннарны пычрату проблемасы аеруча нык борчый

Кешеләрне урман-болыннарны пычрату проблемасы аеруча нык борчый

Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов гранты билгеләнде

Кырларда уракның иң кызган чагы

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+