Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тиздән сәгать унда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә түләүсез эфир вакытын бүлү буенча җирәбә үткәрә.
Җирәбә теркәлгән кандидатлар арасында гына салыначак. Беркетмә нигезендә республика телерадиоканалларында, дәүләт газеталарында бушлай эфир вакытын бүлү графигы төзеләчәк. Жирәбә салу өч сайлау кампаниясе — Татарстан Президентын, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутатлар сайлау буенча уза.