Быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга һәм чираттагы ялны Россиядә, иң яхшысы – үз төбәгеңдә үткәрергә киңәш ителә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Шулай да чит илгә чыккан очракта, юлда, ял иткән вакытта һәм кире әйләнеп кайткач саклык чаралары турында онытырга ярамый. Моннан тыш, Россиягә кайту белән өч көн эчендә коронавируска анализлар тапшырырга кирәк.