Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә. Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында аларга ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов җавап бирәчәк.
Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. Ул илнең төрле төбәкләре белән турыдан-туры диалог форматында була. Министрга сорауларны Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрергә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдырырга мөмкин. Мөрәҗәгатьләр 22нче августка кадәр кабул ителә.