Актаныш районының Калмаш авылында яшәүче Исламовлар династиясенең эш стажы 125 ел — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Актаныш районының Калмаш авылында яшәүче Исламовлар династиясенең эш стажы 125 ел

10.08.2020

Алар авылның тоткасы! Узыша-узыша эшлиләр. Актаныш районының Калмаш авылында яшәүче Исламовлар династиясенең эш стажы 125 ел!

“Авылдан башка яши алмыйм!”  Исламовларның һәркайсы бу сүзләрне әйтми калмады. Әйтерсең, алдан сөйләшеп куйганнар. Ә бит бер-берсе белән аралашырга вакытлары да булмады. Фидәес абый җир эшкәртә, күпьеллык үлән басуын сөреп, көзге чәчүгә җир әзерли. Хатыны Альбина апа фермадан иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып, бакчадагы чәчәкләре белән мәш килә. Фидәес Исламовның абыйсы Динәес тормыш иптәше Дилара апа белән печән алып кайтырга әзерләнә. Уллары Диларис Бурсык басуында, хатыны Гөлшат амбарда яңа уңышны каршы ала.

Новости СМИ2

Фидәес Чалманарат мәктәбен тәмамалагач, Актаныш һөнәр училищесында укый, шофер-механизатор белгечлеге ала, армия сафларында хезмәт итә. Калмашына кайта да “Агыйдел”, хәзерге “Наратлы” хуҗалыгына эшкә килә. Шунан бирле, бер генә чәчүнең дә Фидәес Исламовтан башка үткәне юк.  Тракторда җир эшкәртә, бөртек чәчә. Соңгы “тимер аты”- ”Беларус” тракторы.

Альбина апа  гомере буе “Наратлы” хуҗалыгында терлекчелектә эшләгән- яшь бозаулар караган, таналар төркеме туплап, сыер да сауган. Хәзер ясалма орлыкландыру технологы.

Уңган терлекче чәчәкләр үстерергә ярата. Берничә тапкыр районкүләм “Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесендә мактаулы урыннар яулый. Ят чәчәкләрне каян гына җыймый ул! Мурманский шәһәрендә яшәүче кызлары орлык-үсентеләрне почта аша да җибәрәләр.

Динәес белән Дилара Исламовлар үз нигезләре янәшәсенә генә уллары Диларис белән киленнәре Гөлшат гаиләсе өчен зур йорт салып куймаслар иде. Әлбәттә, хөкүмәт ярдәме белән: 1,5 млн сум күләмендә ипотека кредиты алганнар.

Новости СМИ2

Дилара апа да Калмашның хөрмәтле кешесе, 25 ел авылдашларына почта тарата.

Авылны олылап яшәгән йортта балалар да авыл җанлы булып үскән. Диларис мәктәпне тәмамлагач, ат җигеп хуҗалыкта хезмәт куя, берничә ел элек тере атны “тимер”гә алыштыра. Әтисе, абыйсы белән ничәмә-ничә тракторга яңа сулыш өреп, җан керткән Диларис хәзер хуҗалыкның ышанычлы механизаторы. Исламовлар авылның горурлыгы.

Ләйсән Газизова.

Новости СМИ2

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Буа шәһәренең  Энгельс урамында, капиталь ремонттан соң, күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Буа шәһәренең  Энгельс урамында, капиталь ремонттан соң, күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Урман – яшәү чыганагы

Урман – яшәү чыганагы

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+