Чаллыда боз сарае һәм ябык футбол манежы төзелеше дәвам итә. Эшләр финиш сызыгына якынлаша. Күптән көтелгән спорт объектлары «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты буенча салына, республика һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан да игьтибар зур. Спорт обьектлары кайчан файдалануга тапшырылачак? Киләсе сюжетта.
Шәһәр мэры Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы Боз сарае төзелешен карады. Ябулы шугалакка «Камаз» исеме заводка катнашы булган кешеләргә хөрмәт йөзеннән биреләчәк. Төзелеп килүче объект тиздән файдалануга тапшырылачак. Хәзер биредә эчке бизәкләү һәм якындагы территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.
Биредә 230 урынга исәпләнгән ясалма бозлы ябык шугалак, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә урыннар булачак. Боз сараенда спортчылар гына түгел, ә теләгән һәркем тимераякта шуа алачак.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «балаларны алып килгән ата-аналарга машина кую урыннары да булачак. Якшәмбе, бәйрәм көннәре шөгыльләнә алачаклар. Бәяләр кулай булырга тиеш. Без бәяләрне арзан куячакбыз.»
Шәһәр башлыгы «Гренада» паркындагы ябык футбол манежында да эш барышын карады. Башта объект күнегүләр үткәрү өчен планлаштырылган иде, биредә кайбер уеннарда уздырылыр дип көтелә.
Спорт объектларын уку елы башына ук файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Аларны төзүгә алты йөз миллион сумнан артык акча бирелгән.
Сергей Вильданов, Татарстан яңалыклары.