Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында ил Президенты Указы белән кертелгән алты еллык азык-төлек эмбаргосы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Сүз Россиягә чит илләрдән товарлар һәм азык-төлек китерүне чикләү өчен кайбер җаваплы икътисадый санкцияләр турында бара.
Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмыйча, экспортны да үстерә. Бу хакта Федераль авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте.
Татарстанның эре агрофирмалары республиканы да, күрше төбәкләрне дә азык-төлек белән тәэмин итәләр, ашлык, ит һәм башка продукциянең бер өлешен экспортка җибәрәләр
Эмбарго кертелгәннән соң, ашлык җитештерү буенча үсеш 60 процентка җиткән, яңа интенсив бакчаларга нигез салу хисабына җиләк-җимеш тармагы үсешкә этәргеч алды. Татарстанга аграрийларга ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү программалары да лидерлык позициясен ныгытырга мөмкинлек бирде,. Узган ел гына да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авылга ярдәм итү буенча программаларын финанслау 21 миллиард сумнан артып китте.