Татарстан укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарының уртача балы гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак. Бу хакта «Татар-информ»агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Иң югары баллар тарих, география һәм җәмгыять белеме фәннәреннән. Бу фәннәрдән сынауга мөстәкыйль рәвештә әзерләнүнен җиңелрәк булуы белән аңлатыла. 100 баллга бәяләнгән эшләр саны артты. Быел җиде кеше телефон һәм шпаргалкалар кулланган өчен имтиханнан куып чыгарылган. Алар Казан, Буа, Чаллы һәм Балык Бистәсе районыннарының чыгарылыш сыйныф укучылары. Кагыйдә бозучылар имтиханны киләсе елда гына яңадан тапшыра алачаклар.