Казанда Татарстан Милли китапханәсенең яңартылган бинасын тәкъдим иттеләр. 30 августта учреждение элеккеге «Казан»милли-мәдәни үзәгенең төзекләндерелгән бинасына күчәчәк. Бу-шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күп функцияле үзәк булачак.
Бинада ике зур уку зонасы бар. Шуларның берсе классик уку залы, ул әдәбиятны җентекләп уку, китапларны гыйльми хезмәтләр өчен куллануны күздә тота. Икенче зал төрле яшьтәге китап укучыларга билгеләнгән.Традицион процессларны автоматлаштыралар. Китапларга чиплар куелачак. Бу аларны урлауны булдырмас өчен эшләнә. Уку залларына керү ирекле, китапханәчеләрдән башка, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү станциясе аша гына булачак. Шулай ук бинада музыкаль һәм компьютер заллары да барлыкка киләчәк. Китапханәгә килүчеләргә уңайлы булсын өчен, өстәмә керү юлын Яр буендагы ишекләр аша да оештырачаклар.