Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе түләүсез эфир вакытын бүлү буенча җирәбә салу датасын билгеләде. Ул 11 августта иртәнге сәгать 10да «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак.
Җирәбә теркәлгән кандидатлар арасында гына салыначак. Беркетмә нигезендә республика телерадиоканалларында, дәүләт газеталарында бушлай эфир вакытын бүлү графигы төзеләчәк. Жирәбә салу өч сайлау кампаниясе — Татарстан Президентын, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутатлар сайлау буенча үткәреләчәк.