Хәзерге вакытта Биектау районы үзәк хастаханәсендә коронавирустан 20гә якын кеше дәвалана. Бирегә Татарстанның тагын 10 районыннан авыруларны китерәләр. Май аенда хастаханәдә йогышлы авырулар буенча ике бүлек ачылган. Шул вакыттан бирле 450 кеше дәваланып чыккан, тик йогышлы чир әлегә чигенми.
Хастаханә республиканың ун районыннан пациентларны кабул итә. Авыруларда чирнең уртача дәрәҗәсе, катлаулы очракта ИВЛ аппаратлары әзерләнә. Кешеләрнең сәламәтлеге-өстенлекле юнәлеш. Әлеге бурычны Татарстан Президенты куйды. Пандемия алдыннан ул медицина тармагын тиз арада үзгәртеп корырга кушты.
Беренче атналар табибларга озакка истә калган. Кызыл зонада эшләве җиңел булмаган.
Хирургның чираттагы сменасы. Авырулар янына безнең портатив камера белән китте.
Симерү, пневмония, йөрәк белән бәйле авырулар коронавируска нык каршы тора алмый. Диабетбелән чирләүчеләргә дә бик авыр.
Өлкәннәргә сулавы бигрәк тә кыен. Авыру яшьләр арасында да бар, хастаханәгә тулы бер гаиләне китергәннәр.
Табибларга рәхмәт. Авырулар бу сүзләрне көн саен әйтәләр, саен әйтәләр, язып та калдыралар.
Кызыл зонада смена тәмамланды. Портатив камераны безгә махсус эретмәдә эшкәртеп бирделәр.
Алмаз Хәкимов, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Биектау районы.