Тукай районында ике йөздән артык умарта күче һәлак булган. Кайберәүләр үз умарталарының яртысын югалткан. Умарта ояларының юкка чыгуында Кама беконы прдприятисесен гаеплиләр. Торак пунклар белән янәшәдә генә предприятиенең рапс басулары, аны химикатлар белән эшкәрткәннәр. Югыйсә, умартачылар үсемлекләрпне планлы эшкәртү турында алдан ук белгәннәр. Ни өчен умарталарны саклап кала алмаганнар?
Үлгән умарта кортлары кечерәк тауны хәтерләтә. Зифа Габдрахманованың умарталыгына шактый зыян килгән. Ул үлгән умарта күчләрен барлап йөри.
22 күчнең 11е исән калган. Районда умарта кортлары юкка чыккан хуҗалыклар байтак. Якынча исәпләгәндә, биш авыл җирлегендә ким дигәндә ике йөз умарта оясы юкка чыккан. Шулай ук рәсми статистикага кермичә, үз хуҗалыкларында умарта тотучылар да зыян күргән.
ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Марат Миңнебаев: «Без хәзер экспертиза үткәрәбез, умартачыларга нинди зыян салынганын ачыклыйбыз.»
Кама беконы предприятиесендә үсемлекләрне химикатлар белән эшкәрткәннәр.
Торак пункт белән янәшәдә генә рапс басулары. Үсемлекләрне эшкәртү турында алдан ук хәбәр ителгән. Закон буенча бу чара 3 көн эчендә эшләнергә тиеш булган. Тик, бу законда гына язылган.
Зифа Габдрахманова (умартачы): «Соңга калып әйттеләр. Үсемлекләрне эшкәртүне төне сәгать уникедә башладылар, без бу турыда көндезге өчтә генә белдек. Умарта күчләрен вакытында ябып өлгерә алмадык, ул тиз генә эшләнми, файдасы булмады.»
Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән киңәшмәдә башка умартачылар да шушы мәсьәләне күтәргән. Бу хәлдән чыгу юллары турында фикер алышканнар, тик анда, Кама беконы вәкилләре катнашмаган.
Предприятиенең баш агрономы белән без дә аралаша алмадык. Ә умартачылар үзара сөйләшеп, низагны тыныч кына җайга салырга, эшне судка җиткергәнче, предприятие нең югалтуларны каплавына өметләнә. Закон буенча өч көн алдан хәбәр итәргә тиеш булганнар бит.Һәлак булган бал кортларын экспертизага биргәннә, химикатларның гадәттәгедән көчлерәк булуына да шик бар.
Эльмира Җәләева, Ирек Хәмидуллин,Татарстан яңалыклары.