Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның «Мой голос» онлайн-форумының икенче сессиясен уздырды. Төп тема — бердәм тавыш бирү көнендә күзәтүгә багышланды. Күзәтүчеләргә сайлауларга әзерләнә, сайлау законнарын өйрәнә башлый. Россия Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина видеоэлемтә буенча онлайн форумга кушылды.
Онлайн-форумны алып баручы буларак, республикабыз Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: республика Президентын сайлау, Дәүләт Думасына өстәмә депутатлар сайлау, Дәүләт Советына депутат сайлау һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау. Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрь. 11 һәм 12 сентябрьдә-җомга һәм шимбә көннәрендә дә тавыш бирергә мөмкин булачак.