Татарстан Министрлар Кабинетында эре товар җитештерүчеләрне бүләкләделәр. Алар -ТАССРның 100 еллыгы логотибын үз продукцияләрендә кулланучы танылган предприятиеләр. Компания вәкилләренә Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев сертификатлар тапшырды. Мондый акция ел ахырына кадәр, шул исәптән республиканың барлык районнарында да үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев: «Безнең эшмәкәрләрнең продукциянең сыйфаты, төрү, башка мәсьәләләр буенча үзләренә җаваплылыкны алулары бик мөһим. ТАССРның 100 еллыгы логотипларын урнаштырып, без үзебезнең республика, бездә җитештерелә торган продукция һәм хезмәтләр белән горурлануыбызны белдерәбез.»
Утырышта шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлап узган чараларга башлангыч йомгак ясалды. Бирегә юбилярларны бүләкләү, Биләрдә мәчет ачу һәм үз изоляция режимы йомшарганнан соң, массакүләм чараларның берсе — «Мин күкне сайлыйм» авиашоу керде. Татарстанда ике меңнән артык чара планлаштырылган. Август аенда гына да 98 чара булачак. Алар арасында-Бөтенроссия урам киносы фестивале, Салют форумы, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре дә бар.
Илдар Миргалимов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары
Әлеге эстафетаның төп мәгълүмати сылтавы булып, ТАССРның 100 еллыгы флаглары, ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшыру, Татарстан тарихы проектын тәкъдим итү, ТАССР җитәкчеләре каберләренә чәчәкләр салу, ТАССРның 100 еллыгына объектлар ачу һәм реконструкцияләү, Казан автобусларында Милли музейның сирәк экспонгатлары бизәкләрен төшерү, логотиплар кулланылган сентификатлар тапшыру тора.