Бүген, 5 нче августта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлаячак.
Актерлар үз тамашачылары өчен мондый форматта беренче тапкыр уйнаячак. Моның өчен театр ишегалдында махсус сәхнә җиһазландырылган. Ачык һавада куелачак һәр спектакльне бер үк вакытта йөз кеше карый алачак. Тамашачылар иминлеге өчен 1 метр ярымнан да ким булмаган дистанция сакланачак, урыннар шахмат тәртибендә урнашачак. Спектакль алдыннан тамашачыларның температурасын үлчәячәкләр, битлекләр һәм перчаткалар бирәчәкләр.
Спектакльләр күрсәтүне Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясеннән башлаячаклар. Алдагы көннәрдә тамашачыларга Хәй Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясен, Исламия Мәхмүтованың «Син минем бергенәм» мелодрамасын, Шамил Фәрхетдиновның «Алтын көз» комедиясен, Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр.
Август уртасында театр сөючеләргә Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул», Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» комедияләрен тәкъдим итәчәкләр. Кунаклар өчен саклана торган автопарковка каралган. Спектакльләрне һава торышы начар булган очракта да күрсәтерг җыеналар, тамаша мәйданчыгы өстендә яңгырдан саклау өчен тент урнаштырылган. Спектакльләрнең барысы да кичке сәгать җидегә планлаштырылган.