Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасын үтәү дәвам итә. Юлларны киңәйтәләр, йорт яны территорияләрен төзекләндерәләр. Быелгы планда — 67 ишегалдын тәртипкә китерү.
Химиклар урамы, 44 нче йорт ишегалды-шәһәрдә иң искеләреннән берсе. Биредә 20 елдан артык төзекләндерү эшләре булмаган. Ниһаять, зур ремонт бара. Юлны киңәйткәннәр, яңа бордюрлар урнаштырганнар, тротуар ясаганнар.
Химиклар урамы, 44 йортта яшәүче Валентина Бутаева: «бу бригададан без бик канәгать, бердәм булып, тырышып, сыйфатлы эшлиләр.»
Ә бу күршеТукай урамындагы 38 һәм 40 йортларның ишегалды. Биредә төп эшләр төгәлләнгән. Хәзер коммуналь хезмәткәрләр территорияне төзекләндерәләр.
3 микрорайон йорт идарәсе директоры урынбасары Марс Төхбиев: «Хәзер газоннарга үсемлекләр утырту өчен туфрак кертәбез, җирне тигезлибез.»
Ремонт «Безнең ишегалды» республика программасы буенча алып барыла. Кешеләр йорт яны территорияләрен үзгәртүгә шат. Өстәвенә, эшләрне планлаштыру этабында ук алар үзләре дә катнашты, теләкләрен җиткерделәр.
Тукай урамы, 40 йортта яшәүче Виктория Александрова:и» Җимерек тротуар, чокырлар урынына менә дигән юллар ясадылар, мәйданчык киңәйде, без бик шат.
Тукай урамы, 38 йортта яшәүче Гүзәл Бикметова: «рәхмәт әйтергә телибез. Бик җаваплы эшләделәр. Юллар яхшырды, яктыртыла. Иркен, яхшы.»
Быел Түбән Камада, Кама Аланы, Сухарев, Зур Афанас һәм Кызыл Чишмә бистәләрендә 67 ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла.
Светлана Шумкова, Евгений Лызаев, Татарстан Яңалыклары, Түбән Кама.